ДобавитьСохраненные

Жэй айлары — текст песни

Текст
Печать
143
Aa+
Aa-

Яшел урман буйларында

Болынлыкта Алсирә(м).

Чалгы тотып печән чаба,

Батыр егет киң сулап.


Эх, ямьле була бер җәйләрнең айлары ла,

Матур була болыннары, кырлары!


Кич салкында, һава ярып,

Яңгырый чалгы тавышы;

Дошман явы ауган кебек,

Ава печән покосы.


Эх, ямьле була бер җәйләрнең айлары ла,

Матур була болыннары, кырлары!


Чапкан печән асларында

Җир җиләге коела;

Арып егет эштән кайткач,

Иркәсеннән сөелә.


Эх, ямьле була бер җәйләрнең айлары ла,

Матур була болыннары, кырлары!

Фото песни Жэй айлары

Исполнители

На странице находится текст песни Жэй айлары. Исполнители: Ильхам Шакиров. Вы можете скачать, распечатать, сохранить или поделиться словами песни Жэй айлары, а также проголосовать за любимый трек.